news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта чаналар фестивалендә зур коймак пешерәчәкләр

Быел «SunnyФЕСТ» фестивале 6 февральдә узачак.

Мамадышта чаналар фестивалендә зур коймак пешерәчәкләр

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Мамадышта «SunnуФЕСТ» креатив чаналар фестивален оештыручылар 2 метр 40 сантиметр диаметрлы коймак пешерергә җыена. Ә иң зур коймакны теркәү өчен Россия Рекордлар китабыннан белгечләр чакырырга ниятлиләр. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

2021 ел «SunnуФЕСТ» өчен юбилей елы булачак. Бишенче ел рәттән Мамадыш үзәгендә кышкы баталияләр куелачак. Шул ук вакытта тамашачылар һәм катнашучылар өчен берничә сюрприз әзерлиләр.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернатының яңа корпусы мөһим урын алачак. Биредә конкурсны оештыручылар һәм анда катнашучылар җирле артистларның концертын карый алачак.

Фестиваль тамашачылары өчен хоккей, канат тарту һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар оештырылачак. Балалар сәнгать мәктәбе чарага килгән һәркем күңел ача һәм җылына алсын өчен интерактив мәйданчык җиһазландырачак. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре балалар өчен күңел ачу чаралары оештыру белән шөгыльләнәчәк.

Барысы да тук һәм канәгать булсын өчен «Балыкчы почмагы» эшләячәк, анда теләүчеләрне Нократ балыгыннан аш һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.

Мамадыш рәссамы Роберт Сәлахетдинов Совет урамында боз сыннары ясаячак. Алар янында фотога төшү мөмкин булачак.

Совет урамы фестиваль уза торган традицион урын булып кала. «SunnуФЕСТ» 6 февральдә иртәнге сәгать унда башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100