news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 гыйнвар Башкортстанда Хезмәт ветераны көне буларак билгеләп үтеләчәк

Хезмәт ветераны көне Башкортстан халкының казанышларын тану символы булачак, диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын арада узачак пленар утырышта Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары беренче укылышта яңа закон проектын карарга ниятли. Аның нигезендә 18 гыйнварда республикада Хезмәт ветераны көнен гамәлгә куярга тәкъдим ителә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

«Закон кабул ителгән очракта без нәкъ бер елдан шул ук көнне беренче тапкыр Хезмәт ветераны көнен билгеләп үтәчәкбез, - дип искәртте Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. - Хезмәт ветераны көне Башкортстан халкының казанышларын тану символы булачак».

Парламент спикеры әлеге датаның очраклы рәвештә сайланмавын билгеләп үтте.

«Совет заманында «Хезмәт ветераны» медале бар иде, - диде Константин Толкачев. - Ул 1974 елның 18 гыйнварында гамәлгә куелды. Әлеге бүләк халык хуҗалыгы, фән, мәдәният, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау өлкәләре, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмаларда күпьеллык фидакяр хезмәт өчен тапшырылды».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100