news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучының җенси мөнәсәбәтләр таләп итүенә зарланган балалар белән психолог эшли

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән бергә «Акчарлак» приютына психолог килде.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Психолог ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләр белән эшли. Анда кызлар хезмәт укытучысы җенси мөнәсәбәтләр таләп итүгә зарланган иде. Бу хакта ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Минем өчен балаларның әхлакый-психологик халәтен бәяләү мөһим иде. Шуңа күрә мин приютта булдым һәм минем белән психолог та барды. Без һәр бала белән әңгәмә кордык», — дип сөйләде балалар омбудсмены.

Ул приютта тәрбияләнүчеләрнең бу хәлдән соң бик нык борчылуын әйтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдә ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт укытучысының бәйләнүе турында сөйләгән видеоролик чыкты.

Әлеге хәлдән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов приютта тикшерү үткәрергә кушты. Анда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерүчеләре барды.

Балалар омбудсмены бу хәлдән соң Татарстанның Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләрне икенче приютка күчерергә тырышачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100