420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсенең яңа җитәкчесе итеп Ләйсән Низамова билгеләнде. Бу боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«2020 елның 14 гыйнварыннан Низамова Ләйсән Гаптелхан кызын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы вазифасына билгеләргә», диелгән документ текстында.