news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта урман хуҗалыгын үстерү һәм үрчетү турында сөйләштеләр

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Лаешта урман хуҗалыгын үстерү һәм  үрчетү турында сөйләштеләр
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Очрашу барышында урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкару, 2020 елгы янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре һ.б. каралды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килеп җитү белән ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов белән очрашты. Очрашу Лаеш шәһәре администрациясе бинасында узды. Анда шулай ук «Лаеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков, «Лаеш урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Руслан Газизуллин катнашты.

Үз чыгышында Валерий Изибеков 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Санитар-савыктыру чаралары 295 га мәйданда башкарылган, шуларның 236 гектарында сайланма санитар кисүләр уздырылган, 51 гектарда ликвид булмаган агачлар җыелган.

«Урман янгыннары үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин җыелышта катнашучыларга «Урман янгыннары үзәге» ДБУ эшчәнлеге һәм 2019 елда янгын чыгу хәтәре янаган чор нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

Утырышка урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство карамагындагы оешмаларның узган елдагы эшенә уңай бәя бирде һәм киләсе чорга бурычлар билгеләде. «Хәзер үк 2020 елгы янгын чыгу хәтәре янаган чорга ныклы әзерлек алып барырга кирәк, — диде Равил Кузюров.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100