Чирмешән районында яшәүче йоннан бизәнү әйберләре ясый

Гүзәл Түбән Чегодай авыл мәдәният йортында директор булып эшли, «Тылсымлы куллар» түгәрәгендә балаларны кул эшләренә дә өйрәтә.

(Чирмешән, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәүче Гүзәл Хәмидуллина хәтта йоннан да бизәнү әйберләре ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Казахстанда туган Гүзәлнең әнисе дә бик оста булган, биредә киң таралган чималдан — йоннан урын-җир кирәк-яраклары ясаган.

Безнең якта йоннан, нигездә, итек-кистек басканнар. Оста куллы Гүзәл йонны пластилин белән чагыштыра һәм аңардан теләсәң нәрсә китереп чыгарып була, дип саный. Шунысын да исәпкә алырга кирәк — йоннан ясаган әйберләр кипкәндә дүрт тапкыр кечерәя, аннан соң юешләнсә дә, утырмый икән.

-Дөрес, эше күп. Йонны юарга, киптерергә, тетәргә, тарарга кирәк, — ди якташыбыз. -Махсус җиһазларсыз да булмый, аларны сатып алдым. Йонны буярга буяуларым бар. Эшләнмә матур килеп чыксын өчен төсле җепләр дә кушам.

Гүзәл йоннан башмаклар гына түгел, кечкенә генә сумкалар, бизәнү әйберләре, косынкалар да ясый.

«Мастер-класслар да үткәрдем, кызыксынып карыйлар, ләкин бу эш белән мавыгучы юк. Байтак хезмәт таләп итә, вакыт күп кирәк, диләр», — ди оста.

Гүзәл Түбән Чегодай авыл мәдәният йортында директор булып эшли, «Тылсымлы куллар» түгәрәгендә балаларны кул эшләренә дә өйрәтә.