Бүген Казанның Вознесенское бистәсендә ут булмаячак

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 18 гыйнварда, Казанның Совет районында Вознесенское бистәсендә ут булмаячак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Бишек, Вознесенская, Дуслар, Жаворонковая, Кама, Карлыгач, Нардуган, Радужная, Тузганак, Якташлар урамнарында ут бетеп торачак.Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.