Татарстан укучылары Мәскәүдә узган Пушкин конкурсында җиңде

Пушкин конкурсы яшь тикшеренүчеләрнең таланты, Пушкинның бөек мирасын анализлый һәм мөстәкыйль фикер йөртә белүләре, аның хәзерге заман мәдәниятына йогынтысы турында сөйли.
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Мәскәүдә А.С.Пушкин Дәүләт музее һәм Россия Федерациясенең Мәгариф буенча федераль агентлыгы белән берлектә оештырылган Бөтенроссия балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды.
“Россиядә әле Пушкин яшәгәндә …” дип аталган әлеге Пушкин конкурсында Россиянең 43 республикасыннан, край, өлкәләреннән һәм шәһәрләреннән 5000ләп укучы катнашты. Алар, А.С. Пушкинның иҗади мирасын өйрәнеп, бәйгедә эшләрен “Әдәбият. Тикшеренү эшләре” һәм “Сәнгать” секцияләрендә тәкъдим итте. Бу номинацияләр үзләре әдәбият белеменә кереш, әдәбият һәм туган якны өйрәнү, сәнгать белеменә кереш, музыка, бию һәм рәсем сәнгате номинацияләренә бүленде.
Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы 1–11 нче сыйныфы укучылары да Пушкин конкурсында катнашты. Аларның утыз сигезе, өч турын да үтеп, төрле номинацияләрдә җиңүче булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бу яшь тикшеренүчеләрнең таланты, Пушкинның бөек мирасын анализлый һәм мөстәкыйль фикер йөртә белүләре, аның хәзерге заман мәдәниятына йогынтысы турында сөйли.