Рафик Мөхәммәтшин: “Диннәр тарихын укыту, ул дәвамлы булырга тиеш”

Татарстан мәктәпләрендә “Дөнья диннәре тарихы” фәне сынау рәвешендә укытыла
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Агымдагы уку елы башыннан Татарстанның 71 мәктәбендә мәҗбүри рәвештә “Дөнья диннәре тарихы” фәне укытыла башлаган иде. Моннан тыш, тагын 300 гә якын белем учагында әлеге предмет факультатив һәм түгәрәк формасында алып барыла. “Укучыларның, шулай ук ата-аналарның да диннәр тарихы белән кызыксынуы зур булуны күрдек. Һәм яңа фән буенча белем бирү киләчәктә дә киң планда алып барылачак, ягъни предметның перспективасы зур”, - дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин, “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Әңгәмә барышында мәгариф министрлыгы белгече “Дөнья диннәре тарихы”н укыту буенча моңа кадәр алып барылган эшкә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, укыту өчен төп кулланма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча әзерләнә һәм ул Мәскәүнең “Русское слово” нәшриятында басыла. Мәктәпләр өчен мондый дәреслек җитәрлек дәрәҗәдә кайтарылган һәм хәзер аны татар теленә тәрҗемә итү өстендә дә эш алып барыла. Фәнне, инде тәҗрибәле тарих укытучылары алып бара һәм алар Мәгарифне үстерү институты каршында курслар узганнар.
Он-лайн конференциядә катнашкан, “Дөнья диннәре тарихы” дәреслегенең Ислам бүлеге авторы, сәясәт фәннәре докторы Рафик Мөхәммәтишн фикеренчә, диннәр тарихын укыту эзлекле һәм дәвамлы булырга тиеш. “Бездә тарих фәне буенча гына да бик күп дәреслекләр бар хәзер. Тик аларда тарих, шул исәптән диннәр тарихы да төрлечә аңлатыла. Бу исә укучыда каршылыклы фикерләр тудырырга, аның дөньяны танып-белүдә карашларын бутарга мөмкин. Шуңа да диннәр тарихын инде 5 нче сыйныфтан ук тарих дәресе кысаларында, аерым темалар буларак алып бару зарури. Югары сыйныфта исә инде шул белемнәрне киңрәк ачып, гомумиләштереп һәм тирән итеп бирергә мөмкин. Гомумән, укучы теге яисә бу дин дип түгел, ә тулаем диннең асылын, төрле дини карашларның һәркайсында да гомум уртак кешелек кыйммәтләре булуны аңларга тиеш”, - ди Рафик Мөхәммәтшин.
Әңгәмне алып баручы журналистның: “Фәнне тагын да тирәнтен укыту, укучыларның предмет белән кызыксынуларын арттыру өчен күп төрле алымнар кулланырга мөмкин. Шул нисбәттән, диннәр тарихын укытучы дини әдәбият белән таныштыра, дин әһелләре белән очрашулар, мәчет, чиркәү, сенагогаларга сәяхәтләр оештыра аламы?” дигән соравына, Раиф Зиннәтуллин: “Яңа фән дөньяви характерда һәм анда диннең үзен укыту каралмый һәм ул тыела да. Әгәр дә дини оешмалар, әгәр алар тиешле аккредитация узган, хокукый уставлары бар икән, инде мәктәптән тыш төрле очрашулар оештырырга мөмкин. Анда катнашу-катнашмау, мәктәп укучысының үз эше, ягъни бу шәхеснең вөҗдан ирегендә”, - дип җавап бирде.
“Дөнья диннәре тарихы” фәнен укыту киләчәктә республикада тагын да күбрәк мәктәпләрдә алып барылачак.