Р.Миңнеханов: “Казанда 2007 елда юл-транспорт һәлакәтләренең ике тапкыр кимүе күзәтелә"

Рифкать Миңнеханов ТР ЭЭМ коллегия утырышында 2007 елда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе буенча чыгыш ясады

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Узган елның Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы елы буларак игълан ителүен истә тотып, бүген 2007 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган коллегия утырышында ТР ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Коллегия утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Былтыр Татарстанда барлыгы 5995 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 769 кешенең гомере өзелгән һәм 7723 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2006 ел белән чагыштырганда, юл фаҗигаләре саны 15,4 процентка, имгәнүчеләр 1293 кешегә кимегән. Һәлак булучылар 15 кә арткан. Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, барлык юл һәлакәтләренең 40 проценты җәяүлеләрне таптау белән бәйле.
“Узган елда ЮХИДИ системасында өстенлекле юнәлешләрнең берсе, җәяүлеләр өчен җир асты юллары төзелешеннән гыйбарәт булды”, - ди ул. Казанда бу вәзгыять аеруча кискен. Бүгенге көндә 3 җир асты юлы төзелеш стадиясендә, 8 е – проектлана. Минтимер Шәймиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә җир асты юлларын төзүдә финанс чараларына кытлык булмаячагын ассызыклады.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә карата 56 мең беркетмә рәсмиләштерелгән. Вазифаи затларга карата 5997 кисәтү бирелгән. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче җитәкче вазифасында торучы шәхесләрне телевидение аша күрсәтергә кирәк”, - дип белдерде Президент.
Рифкать Миңнеханов хәбәр итүенчә, 2007 елда республика күләмендә автомобильләр сафына78 мең 600 машина өстәлгән. Машина йөртү хокукын бирүче 54 мең таныклык тапшырылган. Автомобиль йөртергә өйрәтүче 32 автомәктәпнең эше закон таләпләренә туры килми дип табылган. Барлыгы 856 тикшерү үткәрелгән.
Казанда узган елгы күрсәткечләрдән күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең ике тапкыр кимүе күзәтелә. Бу микроавтобусларның пассажирлар өчен зур автобусларга алмашынуы белән аңлатыла.
Татарстанның баш юл хәрәкәте инспекторы әйтүенчә, ришвәт алудан баш тарткан инспекторлар тәкъдим ителгән ришвәт сумассына тәңгәл күләмдә премия белән бүләкләнә.
Коллегия утырышында катнашкан Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, җинаять эше кузгатылганда, аны тикшерү процессында гаеплеләрне билгеләүдә ашыгыч карарлар кабул итмәскә киңәш итә. Аның фикеренчә, гаепсезләр нахак ялага дучар булмаска тиеш. “Киләчәктә өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга каралган финанс чараларының ни рәвешле сарыф ителүен тикшерүне көчәйтү зарур”, - ди Кафил Әмиров. 2007 елда җинаять эше кузгату турындагы 87 Карар прокурорлар тарафыннан инкарь ителгән.