КДУда вьетнам делегациясе булды

Кичә Казан университетында Вьетнам Республикасы генераль консулы Ле Куи Куинь җитәкчелегендә делегация булды
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Казан университетында Вьетнам Республикасы генераль консулы Ле Куи Куинь җитәкчелегендә делегация булды.
Кунакларны уку эше буенча проректор Владимир Бухмин һәм халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Андрей Крылов кабул итте, дип хәбәр итә вузның матбугат үзәге.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу – консулның Татарстан Республикасына тәүге визиты. “КДУ – Вьетнамда мәгълүм университет, чөнки аны тәмамлаучылар безнең илдә зур урыннарда эшли. Шуңа күрә мәгариф – хезмәттәшлек өчен бик яхшы өлкә”, - дип билгеләп үтте Ле Куи Куинь әфәнде. Ул шулай ук ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу барышында Вьетнам студентларын Татарстанда ташламалы шартларда укыту мәсьәләсе каралганлыгын ассызыклады.
Теманы дәвам итеп, халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Андрей Крылов журналистларга хезмәттәшлек нәтиҗәләре хакында бәян итте. Чит ил студентларын укыту хөкүмәтара килешүләр кысаларында башкарыла. КДУда барлыгы 400 чит ил студенты белем ала, аларның 12есе – Вьетнам гражданнары, күпчелеге – биология-туфрак факультеты студентлары.
Очрашу барышында КДУ каршында вьетнам бүлеге ачу тәкъдим ителде, шулай ук хезмәттәшлекнең яңа перспективалары каралды. “Бу – безнең соңгы очрашу түгел, шуңа күрә ул безнең илләрнең багланышлар тарихын дәвам итә һәм хезмәттәшлекнең яңа перспективаларын ача”, - дип йомгаклады Владимир Бухмин.
Чит ил делегациясе КДУ Тарих музеенда булды һәм мактаулы кунаклар китабында язма калдырды. Очрашу ахырында генераль консул КДУда белем алучы вьетнам студентлары белән очрашты.