Иртәгә – Гашура көне

19 гыйнварда мөхәррәм аеның Гашура дип аталган унынчы көне була
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Ул Кәрбаладагы вакыйгаларга, ягъни өченче имам Хөсәен һәм аның тарафдарларының мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә шушы Кәрбала тирәсендәге үлеменә багышланган матәм көннәре үткәрелә. Бу йола мөхәрәм аеның 1 еннән 10 ына чаклы дәвам итә. Бу көннәрдә шушы көнгә багышланган махсус намазлар, көйләп догалар, риваятьләр укыла. Элек гашура көнендә Кавказдагы шигыйлар да шахсей-вахсей йоласын үткәрә торган булганнар.
Бу көннәрдә ураза тоту тиешле, хәдисләрдән күренгәнчә, ул мөселманнарны шушы һәм алдагы елларга гөнаһларыннан чистарта. Гашура көнендә сәдакалар таратыла, кайбер мөселман илләрендә диндәшләребез балалар һәм якыннарын «Гашура» дип аталган татлы ризыклар, тәмле чәйләр белән сыйлыйлар. Бу традицияне Россия Мөфтиләр шурасы Мәскәүдә дә яңартырга уйлаган. Россия Мөфтиләр шурасы һәм «Өмет» мәдәни-мәгърифәти фонд башкаланың «Барбекю» компаниесе ярдәме белән «Барбекю» кафелары урнашкан барлык урыннарда «Гашура» ризыклары әзерләячәк. Иртәгә мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары шушы татлы ризыклардан авыз итәчәк, дип белдерә Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты.
Гашура көне алдындагы төнне гыйбадәткә башын игән, ә Гашура көнен уразада үткәргән кешеләр үлем ачысыннан азат булыр, диелә пәйгамбәребез хәдисләрендә. Бу көнне, хәтта ерткыч җанварлар да уразада үткәрә, имеш.