Ел башыннан алып Алабугада 30 гаилә теркәлде

Парларның күбесе нәкъ менә 08.08.08 датасында никахларын теркәргә тели
(Алабуга, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). 2008 ел башыннан алып Алабуга ЗАГСында 30 пар үз никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Алабуга ЗАГСы мәгълүматлары буенча, тормышларын бергә бәйләргә теләгән яшьләрне кәбисә елы куркытмый икән.
Быел аеруча август аенда язылышырга теләүчеләр шактый. Парларның күбесе нәкъ менә 08.08.08 датасында никахларын теркәргә тели. Алар өч сигезленең магик тезмәсе үзләренә гаилә бәхете китерер дип саный.
2007 ел Алабуга шәһәре һәм районында соңгы елларда беренче тапкыр демографик планда уңай үзгәрешләр күзәтелгән. 2006 елда ЗАГС бүлеге тарафыннан бала туу турындагы 836 таныклык бирелгән булса, узган ел әлеге күрсәткеч 1000гә җиткән. Ә 2007 елда 1400 теркәлгән, бу алдагы елдан 500 парга артыграк дигән сүз.
Агымдагы елны Гаилә елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә, ЗАГС хезмәткәрләре никахлашу йоласын тулысынча яңартырга ниятли. Биредә гаиләләрне рәсми рәвештә теркәү белән беррәттән, ал һәм ситсы туйларны да билгеләп үтәргә мөмкинлек булачак.