Чит ил матбугаты Татарстан турында

«Голос Крыма» газетасы Бөтендөнья татар конгрессы турында яза
(Симферополь, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Рус телендә чыгып килгән һәм бөтен Украинага таратылган «Голос Крыма» газетасы «И Казан! Дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан!» дип аталган мәкалә бастырып чыгарды. Мәкалә декабрь аенда Казанда үткәрелгән Бөтендөнеья татар конгрессына багышланган. Мәкалә Кырымнан һәм Румыниядән барган делегатларның фоторәсемнәре белән бизәлгән. Беренче биттә газета Татарстан президенты М.Шәймиевнең, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның һәм шулай ук төрле төбәкләрдән катнашкан делегатларның фоторәсемнәрен бастырган.
Мәкалә авторы Корылтай барышын бик тәфсилләп яктырткан.
Материал укучыларда уңай тәэсир калдырган, ә Кырымның Идел буе татарларының «Идел» ассоциациясе рәисе Ильмир Тимергалиев «Голос Крыма» газетасы редакциясе һәм мәкалә авторына рәхмәт хаты да юллаган.