Татар теле олимпиадасы нәтиҗәләре

Татар теле олимпиадасы нәтиҗәләре

(Төмән, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе күләмендә татар теле олимпиадалары булып узды. Анда өлкәнең 16 мәктәбеннән 27 бала катнашты.

9 сыйныф укучылары арасында Төмән районы Шыкча мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рада Глазырина беренче урынны яулады (укытучысы – Гүзәлия Муллачанова). 10нчы сыйныф укучылары арасында беренче урынга лаеклы белем һәм күнекмәләр күрсәтүче булмады.

11 сыйныф укучылары арасында беренче урынга укытучысы Фәнисә Зиннәтуллина булган Төмән районының Муллаш мәктәбе укучысы Азалия Габдрахманова чыкты.

Һәр елдагы кебек үк быел да, Гүзәлия Муллачанова белән Фәнисә Зиннәтуллиналарның укучыларына тиңнәр булмады. 2-3нче урыннарны яулаучылар арасында да шул ук укытучыларның балалары, тагын да Ялутор районының Аслана, Төмән районының Индрәй, Яркәү районының Карбан, Вагай районының Карагай мәктәпләренең укучылары булды. Ел саен бер үк мәктәпләр катнашып килгән олимпиаданың быелгысында, беренче мәртәбә Вагай районының Карагай, Яркәү районының Карбан, Түбән Тәүде районының Урта Саз мәктәпләренең катнашуы үзенә күрә куанычлы бер вакыйга булды. Шартларның катлаулана баруына да карамастан, туган телне сыйфатлы итеп укытырга омтылган сәләтле укытучылар барлыгын күрсәтте бу олимпиада.

Югалтулар да сизелерлек булды. Элекке еллардагы олимпиадаларда гел җиңеп килгән Түбән Тәүде районының Киндерле, Вагай районының Казанлы һәм Аромаш районының Яңа Аптулла (Көсәйкүл) мәктәпләре укучыларының быел призлы урыннар яулаучылар арасында булмавы, күзгә бәрелми калмады. Моның сәбәпләре дә билгеле. Киндерле мәктәбе, ябылган күрше рус мәктәпләре балаларын кабул иткәннән соң, 2-3 ел дәвамында туган телне элеккечә югары сыйфатлы итеп укыту мөмкинлеген югалтты. Яңа Аптулла мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы Рәфидә Үтәеваның лаеклы ялга китүе дә, менә беренче елда ук үзен сиздерде. Ә менә Вагай районы Казанлы мәктәбенең гомере буе шул мәктәптә туган телне укытып дан казанган Лариса Абдуллинаның эшен дәвам иттерүче, талантлы, тырыш укытучы Асия Зимагулова, быел укучыларын олимпиадага алып килә алмады. Чөнки узган ел ул «Яңарыш» газетасында туган телгә сәгатьләр санының кинәт кыскартылуына карата ризасызлыгын белдереп, мәктәп директорының туган телгә игътибарсыз булуы турында язып чыккан иде. Шуннан соң мәктәптә аның күңелен сындырырлык вакыйгалар булып алды.

Гомумән алганда, олимпиада уңышлы үтте, дияргә була. Шулай да олимпиадада катнашучы мәктәпләр саны белән чагыштырганда, әле бер дә катнашмаган мәктәпләр санының күбрәк булуы күңелле хәл түгел, дияргә кирәк. Төмән районының Манҗел, Талымхан, Акъяр, Каскара, Ялутор районының Авазбакый, Яркәү районының Бурбар, Тархан, Кызылъяр районының Хуҗайлан, Ачир, Лаемтамак, Күкрәнде, Вагай районының Татар Вагае, Юрмы, Тугыз, Усак, Түбән Тәүде районының Күзкүргел мәктәпләренең һәм кайбер башка мәктәпләрнең әле бер генә мәртәбә дә олимпиадада катнашканнары юк.

Татар теленә бирелә торган сәгатьләр саны бергә кадәр кыскартылган шартларда, киләчәктә туган тел олимпиадаларында катнашучы мәктәпләрнең һәм укучыларның саны артыр, дип ышанып булмый, диде олимпиаданы әзерләп үткәргән, Төбәк мәгарифен үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе доценты Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина.