ТРда 544 ягулык станциясендә алынган 1184 мотор ягулыгы үрнәгенең 58е ГОСТ таләпләренә туры килми

Шул исәптән, бензин буенча – 31 һәм дизель ягулыгы буенча - 27

 (Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Руфинә Мөбәракшина). ТРда мотор ягулыгын сатучы 36 станция хуҗасының ягулыгы ГОСТ таләпләренә туры килми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта “Ягулык-энергетика чыганакларын рациональ куллану белән идарә” ДБУ башлыгы Роберт Гыйләҗев хәбәр итте. Брифинг ТРда мотор ягулыкларының сыйфатын тикшерү буенча айлыкның нәтиҗәләренә багышланды. Шулай ук чарада “УРИТЭР” ДБУ нефть һәм нефть продуктларын рациональ куллануны һәм аларның сыйфатларын тәэмин итү бүлеге башлыгы Андрей Макаров катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча һәм ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, быел 11 нче ноябрьдән 11 нче декабрьгә кадәр ТРның ягулык станцияләрендә һәм нефть базаларында мотор ягулыкларының сыйфатын тикшерү айлыгы үтте.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматы буенча, ел дәвамында ТРда 2 млн. 251 мең тонна күләмендә төрле төрдәге мотор ягулыгы кулланыла, шул исәптән, бензинның барлык маркасы - 1 млн. 90 мең тонна, дизель ягулыгының барлык маркасы - 1 млн. 171 мең тонна.
АЗС челтәре аша 915 мең тонна күләмендә бензинның барлык маркасы сатыла, дизель ягулыгының барлык маркасы - 500 мең тонна күләмендә.
Хәзерге вакытта ТРда 1016 автомобильне ягулык белән тәэмин итү станциясе бар, нефть базасы – 34.
“703 ягулык станциясендә газ-сыек мотор ягулыгы сатыла, - дип хәбәр итте Роберт Гыйләҗев. – Гамәлдәге норматив документлар һәм техник регламент нигезендә, 2014 нче елның 31 нче декабренә кадәр III класслы мотор ягулыгын сату һәм куллану рөхсәт ителә, бензинда күкертнең күләме 150 мг/кг һәм дизель ягулыгында 350 мг/кг артмаска тиеш”.
Соңыннан “УРИТЭР” ДБУ башлыгы үткән айлыкның нәтиҗәләрен әйтте.
Чара вакытында 528 АЗС һәм 16 нефть базасында сынау өчен ягулык үрнәкләре алынды. “Айлык вакытында 544 объектта сынау өчен 1184 ягулык үрнәге алынды, бензин буенча – 783 һәм дизель ягулыгы буенча – 368, - дип сөйләде Р.Гыйләҗев. – Хәзерге вакытта 1096 үрнәк сынау үтте, аларның 720се – бензин, 368 – дизель ягулыгы”.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 58 ягулык үрнәгенең кайбер күрсәткечләр буенча ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланды, бу сыналган күләмнең 5,3 проценты. Шул исәптән, 31 бензин үрнәге, бу сыналган бензин үрнәкләренең 4,3 процентын тәшкил итә, дизель ягулыгы буенча – 27, бу сынау узган дизель ягулыгы үрнәкләренең 7,3 проценты.
“Бугульманефтепродукт” ААҖ, “Карсар” ҖЧҖ, “Лукойл – Уралнефтепродукт” ҖЧҖ кебек ягулык станцияләре сынау үтмәгән.
“Үткән еллар белән чагыштырганда, ведомство карамагындагы ягулык станцияләрендә җитешсезлекләр кимегән”, - диде Гыйләҗев.