Татарстанда көннәр җылытырга мөмкин

Республикада урыны белән буран һәм көчле җил булырга мөмкин

 (Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстна синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә ТР да көннәр җылыта, әмма урыны белән буран һәм көчле җил булырга мөмкин.
Республикада төнлә һәм көндез болытлы һава. Вакыты белән юеш кар яварга мөмкин. Татарстан буенча урыны белән, аерым алганда, Казанда буран, 16 м/с тизлектә көньяк-көнбатыштан җил, бозлавык булуы ихтимал.
Республика буенча һава температурасы 5-10 градус тәшкил итә, ә көнчыгышта – 15 градуска кадәр салкын, ә иртән температура 0-5 градус кына калырга мөмкин. Көндез һава температурасы 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.
Казанда кар явуы, 14 м/с тизлектә җил булуы көтелә. ТР башкаласында төнлә температура 5-8 градус салкын булса, иртән 0-3 градус кына булырга мөмкин. Көндез температура 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.
19 декабрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы, вакыты белән кар, буран булуы ихтимал. Төнлә температура 7 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.