Кайбыч районы Федоровское авылында күке-ана өч баласын эчкече иренә калдырып киткән

Балалар хәзер әбиләре тәрбиясендә, укытучылары контролендә

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Кайбыч муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең мәгариф бүлеге начальнигы, комиссия рәисе урынбасары Илдар Шакиров рәислегендәге утырышы булып узды. Быел җәй Федоровское авылында өч кечкенә баласын эчә торган иренә ташлап калдырып, күрше авылдагы шулай ук аракы белән дус икенче иргә йортка барып кергән.
Спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 2009 елдан бирле ведомствоара исәптә торучы әлеге гаилә белән нинди генә профилактик чаралар үткәрелмәгән. Ир белән хатынга, балалары хакына, наркология диспансерына барып дәвалану, анага кире гаиләсенә әйләнеп кайту, эшкә урнашу да тәкъдим ителгән. Ләкин ул күрше авылдан кайтырга җыенмый, җәйдән бирле балалары янына кайтып күренмәгән, аларның сәламәтлеге белән дә кызыксынмый, матди яктан да булышмый.
Балалар хәзер әбиләре тәрбиясендә, укытучылары контролендә. Утырышта һәр ике якны да тыңладылар, ләкин өметләндергеч сүзләр ишетелмәде. “Сезгә икегезгә дә төп таләп – эчкечелектән дәвалану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, балаларыгызны тиешенчә тәрбияләү бурычы куела”, – дигәч, ире дәваланырга барырга ышандырды. Киресе булганда, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүләре дә мөмкин булуы турында аңлаттылар.
Утырышта хатын-кыз эчкечелегенә бәйле башка эшләр дә каралды. Исерек килеш урамда йөргән кайбер аналарга полициянең участок уполномоченные үзе беркетмә төзеде.
Комиссия секретаре Фирдания Алиева биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда эчкечелек белән шөгыльләнүче 146 хатын-кыз бар. Моны авыл җирлекләре аша ачыклаганнар. Аракы эчеп, ата-ана бурычларын үтәмәгән 20 гаилә комиссиядә, социаль яклау бүлегендә исәптә тора, аларда 43 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләрдәге 14 хатын-кыз һәм ялгызы гына бала үстерүче ике әти эчкечелектән дәваланып кайтты һәм хәзер аек тормыш белән яши, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.