Түбән Камада яшь энергетиклар олимпиадасы узды

Түбән Камада яшь энергетиклар олимпиадасы узды

(Түбән Кама, 17 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада яшүсмерләр арасында “Яшьләр энергиясе – иртәгәсе көнгә” дигән I энергетика олимпиадасы узды. Анда шәһәр һәм районның йөздән артык өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Яшүсмерләр жюри игътибарына үз хезмәтләрен “Мәгълүмати технологияләр”, “Фотосәнгать” һәм “Журналистика” номинацияләре буенча тәкъдим итте. Моннан тыш, олимпиада барышында энергетика өлкәсенә турыдан-туры кагылышы булган экспозиция дә эшләде. Яшь галимнәр үзләренең фәнни-тикшеренү проектларыннан күргәзмә дә оештырды.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән билгеләп үтелүдән тыш, Татарстанның теләсә кайсы энергетика югары уку йортына кергәндә ташламаларга да ия булды. “Яшьләр энергиясе – иртәгәсе көнгә” олимпиадасы “Түбән Кама җылылык электр үзәге” ачык акционерлык җәмгыяте башлангычы белән оештырылды.