Рус теле елына нәтиҗәләр турыдан-туры интернет-эфирда чыгарылачак

Рус теле елына нәтиҗәләр турыдан-туры интернет-эфирда чыгарылачак

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Рус теле елына нәтиҗәләр чыгаруга багышланган тантаналы чара була.

Чара күптән түгел генә реставрациядән соң файдалануга тапшырылган Пашков йортында үтәчәк. Ул Мәскәү вакыт белән 14.00 сәгатьтә башлана. Тантананы турыдан-туры интернет-эфирда трансляцияләү russian2007.pedsovet.org. адресы буенча булачак. БДБ һәм Балтыйк буе илләре интернет-трансляцияне pedsovet.org. порталында карый ала.

Тантана барышында бер ел эчендә узган дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын рус телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә җәлеп итүгә багышланган чара һәм проектларга нәтиҗә чыгарылачак.

Чара кысаларында “Бүгенге дөньяда рус теле” һәм “Рус теленә өстенлек бирәбез” күргәзмәләрен тәкъдир итү үтәчәк, рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга аеруча күп өлеш керткән төрле ил вәкилләрен бүләкләү, рәсми затлар чыгышы көтелә. Өстәвенә, Осипов исемендәге Россия милли халык уен кораллары академия оркестры башкаруында рус классик музыкасы әсәрләре дә яңгыраячак.