Казанда мәгариф системасында инновацион процесслар турында фикер алышыначак

Казанда мәгариф системасында инновацион процесслар турында фикер алышыначак

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 19 декабрьдә Казанда Татарстан Фәннәр академиясе базасында “Төбәкләрдә мәктәпкәчә белем бирү системасында инновацион процесслар” дип аталган республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференцияне үткәрү максаты – Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инновацияләрне актив куллану аша мәктәпкәчә белем системасы сыйфатын күтәрү буенча мәгариф идарәсе органнары эшчәнлеген активлаштыру.

Конференция эшендә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәктәпкәчә белем бирү буенча мәгариф идарәсе органнары белгечләре, республиканың педагогика училищелары һәм көллиятләренең мәктәпкәчә бүлекләре башлыклары катнашачак.

Конференция кысаларында “Иң яхшы инновацион мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе” республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү булачак. Анда 36 муниципаль районнан (шәһәр округларыннан) төрле категория һәм ведомстводан 44 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.