БТК корылтаенда ТР Президентына кырым татарларының милли баш киеме бүләк ителде

БТК корылтаенда ТР Президентына кырым татарларының милли баш киеме бүләк ителде

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае барган көннәрдә кырым татарлары делегациясе әгъзасы, Милли Мәҗлес активисты Диләвәр Османов Татарстан Президенты М.Шәймиевкә кырым татарларының милли баш киеме – папаха бүләк итте. «Татарстан Президенты Кырымда һәрвакытта да көтелгән һәм хөрмәтле кунак. Безнең бүрек ул – Сезгә, төрек-татар дөньясы аксакалына булган тирән хөрмәт билгесе. Без Сезне Кырымда көтәбез, ә папахага килгәндә, ул безнең кырымтатар паспорты», - диде Д.Османов бүләкне тапшырганда.

Әлеге сүзләргә җавап итеп, Президент кырымтатар халкының фаҗигале язмышы турында яхшы хәбәрдар икәнлеген белдерде. «300 кырым татарының тыныч юл белән Кырымга кире әйләнеп кайта алуы мактауга лаек һәм, әлбәттә, тынычлык һәм хезмәт сөючән кырымтатар халкының зур казанышы», - диде Президент.

Кырым делегаты Д.Османов кырымтатар Милли Мәҗлесе исеменнән М.Шәймиевкә кырымтатар милли баш киемен бүләк итте.