Алабугада мәктәп олимпиадалары уза

Алабугада мәктәп олимпиадалары уза

(Алабуга, 17 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада мәктәп укучылары арасында олимпиадалар үтә. 400ләп катнашучы мари, рус теле, шулай ук икътисад, химия һәм башка фәннәр буенча көч сынашырга өлгергән инде. Бүген өлкән сыйныф укучылары татар теле буенча үз белемнәрен сыный.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча иң акыллы алабугалылар шәһәр һәм район данын якларга республика башкаласына барачак. Сүз уңаенда, агымдагы елда Алабугада сәләтле балаларны киләсе олимпиадаларга әзерләү буенча кече университет төзеләчәк.

Берничә көн эчендә укучыларга дистәләгән олимпиадада катнашырга туры киләчәк, аларның берсе политехник. Ул укучыларга өстәмә белем бирү өчен кертелә һәм физика, химия, астрономия һәм геологияне берләштерә.

Сүз уңаенда, узган елгы республика буенча астрономия фәне олимпиадасында җиңгән Антон Миңнеханов Россия җыелма командасы составында Халыкара олимпиадада катнашырга җыена.