^Кышкы каникуллар вакытында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре артырга мөмкин

^Кышкы каникуллар вакытында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре артырга мөмкин

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Тиздән укучыларның кышкы каникуллары, ә Дәүләт автоинспекциясе өчен җаваплы вакыт башланачак. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте нәкъ кышкы каникуллар вакытына туры килә. Казанның ЮХИДИ белгечләре шәһәрнең Мәгариф берләшмәсе белән бергә каникул алдыннан һәм каникул вакытында кисәтү чаралары үткәрергә планлаштыра.

Шәһәрнең бөтен мәктәпләрендә дәресләрдән соң «биш минут»лар үтәчәк – юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерү. Укытучылар балаларның юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүләре проблемасына багышланган сыйныф сәгатьләре һәм ата-аналар җыелышлары үткәрәчәк. Дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе якын көннәрдә «Җәяүле» һәм «Тау» операциясе үткәрә башлаячак.

«Тау» операциясе автомобильләр йөри торган юл янында урнашкан тауларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Аны үткәрү кысаларында балаларны кисәтү каралган. «Җәяүле» операциясе юл аркылы чыкканда юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Моннан тыш, Казанда «Балага кулыңны бир» акциясе кысаларында шәһәр юлларында видеоаппаратура белән җиһазланган автобус йөриячәк. Автобус шәһәрнең һәлакәтләр еш була торган урамнары аша үтәчәк, торак комплексларга һәм яңа ел бәйрәме үткәрелә торган урыннарга керәчәк. Автобус туктаган урыннарда салонга балалар ата-аналары белән чакырылачак, аларга юлда йөрү кагыйдәләре турында фильм күрсәтеләчәк. Яшь шәһәрлеләр әлеге темага багышланган конкурсларда катнаша ала.