Татарстанда ятим һәм караучысыз калган 498 баланы быел яңа гаиләләр үзләренә алган

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 491 баланың видеопаспортын ясаганнар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим 498 баланы быел узган ун ай эчендә төрле гаиләләр үз канаты астына алган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

76 бала гаиләгә тәрбиягә бирелгән, 381 бала опекага, 41 бала уллыкка яки кызлыкка алынган. Алсу Әсәдуллина ел саен аерым категорияләргә адреслы ярдәм нигезендә, пособие һәм компенсацияләр түләү өчен индексация коэффициенты билгеләнүен искәртте. 2020 елда мәктәптә укучы яшендәге балага акчалата түләү 10 мең 475 сум тәшкил итә, мәктәпкәчә яшьтәге балага — 8 мең 997 сум.

Алсу Әсәдуллина 2011 елдан Татарстанның «Видеопаспорт» проектында катнашуын искәртте. Видеопаспорт ул — уллыкка һәм кызлыкка алучылар өчен гомумроссия мәгълүмати-эзләү системасы.

«Хезмәттәшлек итү елларында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 491 баланың видеопаспорты булдырылган. Шушы проект ярдәмендә, 355 бала гаиләле булды, балигълык яшенә җиткәч, ун бала бу проекттан чыкты, бер бала учеттан башка сәбәп аркасында төшерелде. 125 бала әле гаиләләргә урнаштырылмаган», — дип белдерде министр урынбасары.