Түбән Кама шәһәрендә һәм район җирлегендә 30 чакрым автомобиль юлы ремонтланган

Түбән Камада юл төзү һәм ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга ике миллиард сумга якын акча тотылган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Түбән Кама шәһәрендә һәм район җирлегендә 30 км автомобиль юлы ремонтланган. Бу хакта җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов сүзләренә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Камада юл төзү һәм ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга ике миллиард сумга якын акча тотылган. Җирле бюджеттан 60 млн 700 мең сум акча күчерелгән. Эшне «Татавтодор» һәм «Алексеевскдорстрой» оешмалары башкарган. 

Федераль һәм республика бюджетлары хисабына тагын бер мөһим проект гамәлгә ашырылды: «Көньяк» автоюлының тимер юл белән кисешкән урынында 2,2 км озынлыкта ике юл аша чыгу урыны төзекләндерелде.

Узган еллардагы кебек үк, магистраль һәм квартал эчендәге юлларда 35 мең кв. м мәйданда чокырлар ремонтланды. Мондый эшләр Төзүчеләр бистәсенең Романтиклар урамында 600 метр мәйданда, Кама Аланының Үзәк урамында 500 метр мәйданда башкарылды, Түбән Кама шәһәрендә 5 мең кв. метрдан артык мәйданда керү юллары, тротуарлар төзекләндерелде. Бу максатларга 100 миллион сум акча тотылган.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 67 йорт ишегалдында ремонт эшләре башкарылды. Эш барышында гамәлдәге асфальт-бетон өслеген ремонтлау, бордюрлар алыштыру, яңа тротуар һәм машина кую өчен өстәмә урыннар булдыру, машина юлларын киңәйтү күздә тотылды.