Прокуратура Татарстанның бер мәктәбендә ашханә эшләмәве турындагы мәгълүматны тикшерә

Социаль челтәрләрдә Кече Шилнә мәктәбендә ашханә эшләмәве хакында мәгълүмат чыкты.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Прокуратурасы республиканың бер мәктәбендә ашханә эшләмәве турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Кече Шилнә мәктәбендә ашханә эшләмәве хакында мәгълүмат чыкты. Пост авторы сүзләренчә, белем бирү учреждениесендә якын арада ашханәнең ачылмаячагы хакында хәбәр иткәннәр.

Социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр чыкканнан соң тикшерү эше башланган. Республиканың Тукай районы прокуратурасына әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга һәм тиешле чара күрергә йөкләмә бирелгән.