Әлки районында яшәүче башмаклар бәйләп сәдакага тарата

Глүсә апа бәйләгән җылы әйберләрне туганнары гына түгел, авылның өлкәннәре дә кинәнеп кия.

(Әлки, 17 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында яшәүче Глүсә Сибәгатуллина башмаклар бәйләп сәдакага тарата. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Иске Үргәгаргә юллама буенча укытучы булып килгән һәм биредә төпләнеп тә калган. Аның ерак Сарман районыннан булуын авылда хәзер хәтерләүчеләр дә сирәк инде. Ире Булат белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, оныкларына булышалар.

«Хәзер сарык йоныннан бәйләнгән әйберләрне киючеләр аз. Кышлар да елдан-ел җылына бара. Ә менә минем матур башмаклардан беркем дә баш тартмый», — ди алтын куллы ханым.

Глүсә апага бәйләү осталыгы әнисе Хәдичәдән күчкән, ул бөтен тирә-юньгә билгеле чигүче һәм бәйләүче булган. «Биш энә белән бәйлим. Башмаклар –балтырсыз оекбашлар кебек. Алар кияргә уңай, аяктан төшмиләр, аяк киеменнән дә күренеп тормыйлар», — дип бәйләү серләре белән уртаклаша оста хуҗабикә.

Ул әле кардиганнар, жилетлар, кофталар да бәйли. Глүсә апа бәйләгән җылы әйберләрне туганнары гына түгел, авылның өлкәннәре дә кинәнеп кия.