Куба Хөкүмәте Ленинның Казандагы һәйкәлен реставрацияләүдә ярдәм күрсәтергә мөмкин

Гавана Тарих комитеты Куба Коммунистлар партиясенә монументны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Гавана Хөкүмәте Куба Коммунистлар партиясен Казанның Ирек мәйданында урнаштырылган Владимир Ленин һәйкәленә реставрация ясауда ярдәм күрсәтергә чакырды. Бу хакта cubano.comunista.co басмасы хәбәр итә.

Әлеге мөрәҗәгатькә Татарстан башкаласында яшәүче һәм һәйкәлгә бәйле вазгыятьне күзәтеп торучы кубалыларның хаты сәбәпче булган. Басма Гавана Тарих комитеты башлыгы чыгышыннан бер өзек китерә. Эсебио Леаль Эспенклер билгеләп үткәнчә, Гаванага нигез салынуга 500 ел тулу уңаеннан шәһәрдәге Капитолий гөмбәзен төзекләндерү процессында Россия ярдәменә җавап итеп, кубалылар Владимир Ленинның тууына 150 ел тулган елда Казан үзәгендәге һәйкәлгә реставрация ясауны хупларга тиеш.

Аның сүзләренчә, һәйкәлне реставрацияләү чыгымнары мемориалның мәдәни-тарихи әһәмияте күзлегеннән караганда бик аз.

Бүгенге көндә һәйкәлгә реставрация ясауда ярдәм күрсәтү буенча Куба Башкарма хакимияте органнары һәм Казан администрациясе арасында консультацияләр оештыру турындагы мәсьәлә карала.

Октябрь ахырында 1954 елда Ирек мәйданында урнаштырылган монументны реставрация үткәрү өчен сүтеп алдылар. Скульптор Петр Яцыно һәм архитектор Александр Гегелло иҗат иткән һәйкәл мәдәни мирас объекты дип табылды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 16нчы утырышында белдергәнчә, реставрация эшләренә 35 миллион сум акча сарыф итү күздә тотыла.