Әгерҗе районында ике йөзенче бала тууын теркәделәр

Дарина гаиләдә икенче сабый булып туган.

(Әгерҗе, 17 ноябрь, «Ттатар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 2020 елның 16 ноябрендә Әгерҗе шәһәренең ЗАГС бүлегендә ике йөзенче бала тууы теркәлде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Дарина исемле кыз 10 ноябрьдә туган. Дарина — Илнур һәм Гөлнара гаиләсендә икенче бала.

Тантаналы шартларда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Гайфуллина бәхетле ата-аналарны котлап, аларга баланың туу турындагы таныклыгын тапшырды.