Аксубай ансамбле республика фестивалендә өченче урын алды

Sotz.Дэнс 27-30 ноябрь көннәрендә Казанда узачак суперфиналга чакыру алган.

(Аксубай, 17 ноябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубайның «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә узган «Безнең заман/ Наше время» эшче яшьләрнең VIII ачык телевизион иҗат фестивалендә үзләренең талантларын күрсәтте. Анда Sotz.Дэнс бию төркеме өченче урын алды.

Аксубай социаль ярдәм хезмәткәрләренең бию ансамбле «Солдатская полька» биюен тәкъдим итте (хореограф Венера Краснова). Солдат формасындагы җыйнак гәүдәле кызлар командирлары каршында көч сынашты. Аларның чыгышлары кечкенә хореографик спектакль кебек узды. Артистларның сыгылмалыгын, хәрәкәтләрнең төгәллеген билгеләп үтми булмый — барысы да бер сулышта, эмоцияләр белән башкарылды.

Социаль тармак хезмәткәрләре тәкъдим иткән эчтәлекле, дәртле бию беркемне дә битараф калдырмады. Жюри «Нежность» биючеләренә «Хореография» номинациясендә (ансамбльләр) өченче урын бирде! Sotz.Дэнс 27-30 ноябрь көннәрендә Казанда узачак суперфиналга чакыру алган.

«Коллектив мондый фестивальдә беренче тапкыр гына катнашса да, үз бурычын уңышлы үтәде һәм сәхнәдә бию генә түгел, ә тулы бер „солдат“ тарихын күрсәтте», — дип хис-кичерешләре белән бүлеште «Нежность» КЦСОН юрисконсульты, төркем җитәкчесе Анжелика Авандеева.