Татарстан синоптиклары яңгыр, юеш кар, томан һәм бозлавык хакында кисәтә

Республикада һава температурасы +5 градустан артмаячак.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 ноябрьдә, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Республикада яңгыр һәм юеш кар ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, юлларда бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә синоптиклар.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр республика метеорологларының башлангыч фаразларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, һава торышының үзгәрүе салкын атмосфера фронтының үтүе белән бәйле була.Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -2 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итә. Республиканың көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында – җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынрак була.