Чирмешән районында үзсалым акчасына күпер ясаганнар һәм юл салганнар

Чирмешән районының Чирмешән авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю һәм аларны куллану буенча референдумда 1627 кеше катнашкан.
(Чирмешән, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәннең Амур ягында үзсалым акчасына күпер ясаганнар һәм юл салганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Чирмешәннең икенче мәктәбендә оештырылган сайлау участогында сайлаучылар исемлегендә 339 кеше исәпләнә. Кирпеч заводында, Яурка ягында, Яшьләр урамында, элеккеге аэродром территорияседәге яңа микрорайонда яшәүчеләр шунда килә.Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендәге участокта сайлаучылар шактый – 864 кеше.Бүген Чирмешән районының Чирмешән авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю һәм аларны куллану буенча референдумда 1627 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең (5136 кеше) 31,7 проценты тавыш биргән.Әлеге мәгълүматлар көндезге сәгать 12гә тупланган.Референдум барлык участокларда да тыныч уза, диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.