Азнакайның суд приставлары террорчылыкка каршы өйрәнүләр уздырды

Мондый хәлләргә алар үзләренең югары дәрәҗәдә әзер булуларын күрсәтте.
(Азнакай, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк").  Азнакайның суд приставлары террорчылыкка каршы өйрәнүләр уздырды. Мондый өйрәнүләр гел булып тора. Чираттагысында да куркыныч янау турында сигнал алынуга ук хезмәткәрләр бинадан тиз арада чыгу юлын карады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Мондый хәлләргә алар үзләренең югары дәрәҗәдә әзер булуларын күрсәтте. Һәр гамәл тиешенчә, бернинди каударлану-гаугасыз, төгәл башкарылды.