Сергей Когогинга «Дуслык» ордены тапшырылды

Автогигант генераль директоры күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТР сәнәгый потенциалы үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен бүләкләнде.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ» АҖ генераль директоры Сергей Когогин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, ТР икътисади һәм сәнәгый потенциалы үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Шул хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.