Марсель Галиев: Бездә һәйкәлләрне сәнгати югарылыкта ясый белмиләр

Татарстанның халык язучысы танылган шәхесләребезгә соңгы арада куелган һәйкәлләргә карата фикерен "Әллүки" иҗат берләшмәсендә очрашуда белдерде.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). 16 ноябрьдә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев “Әллүки” иҗат берләшмәсе студентлары белән очрашуда татар шәхесләренә куелган һәйкәлләрнең милләтебезне тиешле югарылыкта күрсәтмәве хакында фикерен белдерде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Искәртеп үтик, Казан федераль (Идел буе) университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы “Әллүки” иҗат берләшмәсендә атна саен күренекле шәхесләр белән очрашу уздырыла.

Марсель Галиев, очрашу башлангач, шаяртып, студентларны көлдереп алды, соңыннан тел, сәнгать белән бәйле җитди темаларга күчте.
“Безнең халык бик тиз үпкәли, - диде ул. - Яһүдләр һәм русларда алай түгел. Алар барысын да җиңел үткәреп җибәрәләр, ә бездә бик авыр кабул ителә. “Без мескен түгел”, - дип, һаман шул сүзне язабыз. Нигә аны гел язарга? Абруйлы, дәрәҗәле булуны кирәкле урында тиешенчә күрсәтә белергә кирәк . Әйтик, рәссамнарның милли темага әсәрләрен алыйк. Үзебезне-үзебез кечерәйтәбез бит! “Татарны нигә кысык күзле итеп ясадың?” - дип сорыйм бер рәссамнан. “Так принято же”, – ди. Татар кысык күзле булырга тиеш дигән уй каян килә ул?” – дигән риторик сорау бирде Марсель Галиев.

Аннары ул татар шәхесләренә куйган һәйкәлләр темасына күчте.

“Хәзер, җиренә җиткереп эшләнмәгән һәйкәл куеп, татар милләтенең дәрәҗәсен төшерү бара. Һәйкәл бит сәнгать әсәре булырга тиеш. Мәсәлән, Рөстәм Яхин һәйкәленең утырып тору рәвешен алыйк. Ул, хокук җаваплылыгына тартканда фотога төшергәндәге кешенеке кебек, аякларын аерып утыра. Икенчедән, башы бәләкәй. Яхинның башы түгәрәк һәм зур иде. Икәү төшкән фото да бар безнең. Яки, Туфанның райондагы һәйкәленә килгәндә, җилкәсе курач, күкрәк өлеше, такталандырып, бәләкәй итеп ясалган. Нигә мескенәюгә таба барабыз? 

Такташның һәйкәлен карыйк: минемчә, аякларын кыска итеп ясаганнар. Шул кыска аякка кигән "шахтер ботинкасы" мин яшәгән йортка якын гына "Истанбул" паркында урнаштырылган, Төркиядә яшәп эшләгән татар шәхесе Садри Максудига куелган һәйкәлдәге ботинканың "бертуганы" кебек. “Ул аяк киеме калыбы, һәр һәйкәлгә кую өчен, скульпторның остаханәсендә ятамы икән әллә?" - дигән уй туа. Өстәвенә, Садри Максуди һәйкәлендәге ботинка, кеше өстенә төшеп китәр шикелле, һавада асылынып тора.

Такташка һәйкәл ачылганда, берничә танылган шәхескә: “Сезнең, иманым камил, киләчәктә һәйкәл булырга хакыгыз бар. Шулай кимсетмәсеннәр өчен, җилкә, аяк, гомумән, бөтен үлчәмнәрегезне язып калдырыгыз”, - дип әйттем ди язучы.

Марсель Галиев фикеренчә, һәйкәлләргә мондый мөнәсәбәт кире нәтиҗә бирергә мөмкин. “Элегрәк һәйкәлләр аз, диеп йөри идек, хәзер аларны күпләп, әмма сәнгати таләпләргә туры китермичә куябыз.  Әле киләчәктә танылган шәхесләребез: “Миңа һәйкәл куя күрмәгез!” - дип тә чыгарга мөмкин, ди халык язучысы. 

"Мондый "җитлекмәгән" һәйкәлләр куйганчы, бөтенләй куймаска кирәк", дигән фикерен җиткерде "Әллүки" иҗат берләшмәседәге очрашуда танылган әдип Марсель Галиев.