Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең бер авылында мәдәният йорты мөдире курчакларга төрле милләт киемнәре тегә
Мәдәният йортында бәйрәм-концертлар оештырганда да хезмәткәрләр программаны төрле милләт чыгышлары белән баета.
(Әгерҗе, 17 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Тирсә Мәдәният йортында бик матур һәм үзенчәлекле күргәзмә эшли. Бирегә килгән һәркемне төрле милләт курчаклары каршы ала хәзер. Әлеге күргәзмәне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мәдәният йорты мөдире Гөлия Галиуллина ясаган.
«Бездә татар, рус, удмурт, мари, башкорт, чуваш һәм башка милләт кешеләре гомер кичерә. Географияләре төрле булса да, алар биредә бер гаилә кебек дус, бердәм, тату яшәүләре белән үрнәк», — ди Гөлия.
Мәдәният йортында бәйрәм-концертлар оештырганда да хезмәткәрләр программаны төрле милләт чыгышлары белән баета.
«Татар, рус биюләреннән тыш, сәхнәдә башкорт, чуаш халык биюләрен дә башкарабыз, удмурт, мари җырларын да яңгыратабыз», — ди Мәдәният йорты мөдире.
Кул эшләренә оста Гөлия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул курчаклар сатып алып аларга төрле милләт киемнәрен тегә башлаган. Әнә, татар, башкорт, удмурт, мари, чуаш курчаклары әзер инде.
Ул эшен алга таба да дәвам иттерәчәк. Бик тиздән күргәзмәне керәшен, украин курчаклары белән дә баетырга ниятли. Гөлиянең Мәдәният йортында гамәли-сәнгать түгәрәге ачып, балаларны кием тегү серләренә өйрәтү хыялы да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз