news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Дәүләт бию ансамбле солистлары халыкара конкурс финалистлары булды

Конкурс бу көннәрдә Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә уза.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык бию академия ансамбле солистлары Мәхмүд Эсамбаев исемендәге Халыкара бию конкурсы финалистлары булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурс бу көннәрдә Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә уза.

Халыкара фестивальнең ялгыз башкарыла торган бию конкурсына 80 гариза бирелгән. Шуның 47се ялгыз биюгә һәм 33 гариза парлы биюгә бирелгән. Катнашучылар төрле илләрдән килгән: Абхазия, Грузия, Вьетнам, Индия, Камерун, Конго, Кыргызыстан, Колумбия, Перу, Эквадор һәм Россиянең 26 төбәгеннән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100