Уфада «Пушкин, Тукай һәм Кәрим» балалар рәсеме конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Чараның максаты - укучыларны Александр Пушкин, Габдулла Тукай, Мостай Кәрим шәхесенә карата тирән кызыксыну уяту.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрь көнне Уфада «Пушкин, Тукай һәм Кәрим» Республика балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурс бишенче тапкыр уздырылды. Конкурс Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган иде.

Чараның максаты - укучыларны Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халыкларының рухи мирасына җәлеп итү, Александр Пушкин, Габдулла Тукай, Мостай Кәрим шәхесенә карата тирән кызыксыну уяту, шулай ук балаларның сынлы сәнгать аша интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү.

Бәйрәмдә бөек шагыйрьләр Александр Пушкин, Габдулла Тукай һәм Мостай Кәримнең шигырьләре яңгырады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.