Татарстанда һәр эшсезгә дүрттән артык вакансия туры килә

Республикада бер атна эчендә эшсез калган кешеләр саны бераз кимегән.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бер эшсезгә элеккечә дүрттән артык вакансия туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта 16 октябрьгә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсез калган кешеләр сыйфатында 10 мең 638 кеше теркәлгән, бу сан узган атна белән чагыштырганда 95кә кимрәк. Регионда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләрнең гомуми саныннан 0,52 процент тәшкил итә.

«Эш бирүчеләр тарафыннан республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына белдерелгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 47 мең 942 вакансиягә тигез. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3420 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Узган ел 618 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуларның 545е элек рәсми рәвештә эшләгән. Республиканың 55 кешесе оешма ликвидацияләү яки хезмәткәрләр штаты кимү сәбәпле эшсез калган.