S7 авиакомпаниясенә Грузиягә очарга рөхсәт ителде

Компания илләр арасында авиаочышлар кабат гамәлгә кертелгәннән соң гына очышлар ясый алачак.
(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). S7 Airlines авиакомпаниясенә Мәскәү - Кутаиси маршруты буенча очышлар башкарырга рөхсәт ителде. Әмма бу мөмкинлекне компания әлегә куллана алмый. Росавиация сайтында урнаштырылган боерыктан күренгәнчә, авиайөртүче атнага җиде рейс башкара алачак.Соңрак Росавиациядә болай дип аңлаттылар: "Грузиягә очу буенча чикләүләр бетерелүгә, "Сибирь" авиакомпаниясе бу хокуктан файдалана алачак".«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Грузия белән пассажир авиаэлемтәсен тыю агымдагы елның июль башында гамәлгә кертелгән.