Чаллыда макулатура җыю буенча гомумшәһәр акциясендә җиңүчеләрне ачыклаганнар

Чаллы укучылары 40 тонна кәгазь җыйган.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Чаллыда мәктәп укучылары макулатура җыю буенча гомумшәһәр акциясе барышында 40 тонна кәгазь җыйган. Чаллының 34нче мәктәп укучылары экологик бәйге лидерлары булган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Алар 14 тонна чамасы макулатура җыеп тапшырган. 25нче мәктәп икенче урынга чыккан (13 тонна). 32нче мәктәп өченче урынны алган (10 460 тонна).

Чара әти-әниләр катнашында узган. Җыелган кәгазь калдыклары 400дән артык агачны кисүдән саклап калу мөмкинлеге бирә.

“Иң мөһиме – балалар табигатьне яратырга, аның байлыкларына сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәнә”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре.