17 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Коръән мәгънәләренең татарча басмасын Казанда сатып алырга мөмкин, татар һәм немец галимнәре Нәби Дәүлинең тормышын һәм иҗади мирасын өйрәнә.

Татар һәм немец галимнәре Нәби Дәүлинең тормышын һәм иҗади мирасын өйрәнә / Бүген Милли музейда Нәби Дәүли истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Ул “ТАССРның 100 еллыгына 100 исем” проекты кысаларында төзелгән.

Казанның бер урамына Путин исемен бирүләре ихтимал / Театр урамының исемен алыштыру мәсьәләсен җәмәгатьчелек фикеренә таянып хәл итәчәкләр.

Коръән мәгънәләренең татарча басмасын Казанда сатып алырга мөмкин / Китап 1000 данә тираж белән басылган.

Мөфти: Бүгенге вакыйга - Мәскәүдә татарча китапны тәкъдим итүнең беренче очрагы / Камил Сәмигуллин сүзләренчә, моңарчы Мәскәүдә татарча китап беркайчан да тәкъдим ителмәгән.

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар / Яңа закон проекты буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Тугыз ай эчендә Татарстан федераль бюджетка күчерелгән акча күләмен арттырган / 2019 елның 9 аенда республика территориясеннән 802 миллиард сумнан артык акча мобилизацияләнгән, шуның 597 миллиарды федераль бюджетка күчерелгән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында яңа урынбасарлар билгеләнде / Лениногорск районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Наил Залаков ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары булды.

Бөтендөнья татар форумы "Татарча диктант"тагы әсәрнең алмаштырылуын хәбәр итте / Диктантта "Болын" әсәре урынына "Мин кулыма китап алам" әсәреннән өзек кулланылачак.