Россиялеләр фикеренчә, гаиләне ир-ат тәэмин итәргә тиеш

Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда ачыкланган.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россиялеләрнең күпчелеге гаиләдә матди тәэмин итү өчен ир-ар җаваплы, дип саный. Моны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә.

"Гаиләне ашатучы турында сүз чыкканда, сораштырылучыларның 54 проценты җаваплылыкны ир-атка йөкли, ә нибары 1 процент респондент кына бу эш хатын-кыз өстендә, дип белдерә. Калган 43 процент кеше фикеренчә, акчаны өйгә ир дә, хатын да алып кайтырга тиеш", - диелә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге хәбәрендә.

ТАСС язып чыкканча, ир белән хатынның йорт эшләре буенча вазифалары тигез булырга тиеш – бу хакта 74 процент респондент белдерә. Ә 84 процент кеше балалар тәрбиясе гаиләнең ике вәкиле өстендә дә, дип уйлый.

Сораштыруда балигъ булган 1,8 мең россияле катнашкан, ул 1-3 октябрь көннәрендә узган.