Казанда "Әмәт" метро станциясе янында бер айга транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Биредә юлга капиталь төзекләндерү үткәрелә.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). 18 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Казанда Моторная урамы буенча өлешчә хәрәкәт туктала.

Хәрәкәт Братская урамыннан “Әмәт” метро станциясенә кадәр туктатылачак. Биредә юлга капиталь төзекләндерү үткәрелә, дип аңлаттылар Казанның тышкы төзекләндерү комитетында.

Шәһәр Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыра.