Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә

Казанда төнлә аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 18 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Татарстан буенча минималь һава температурасы төнлә +0..+5, көндез максималь һава температурасы +5..+10 градус булачак.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Бераз яңгыр һәм урыны белән томан төшүе фаразлана. Һава температурасы төнлә – +1..+3, көндез +7..+9 градус булачак.