Хатын-кызлар өчен иң куркыныч мегаполислар аталган

Мәскәү 16 нчы баскычны алып тора.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Thomson Reuters Foundation хәйрия оешмасы гүзәл затлар өчен иң куркыныч булган мегаполислар исемлеген төзегән. Беренче урында – Каир, икенче урында – Карачи, өченче урында Конго башкаласы булган Киншаса шәһәре.

Хатын-кызлар өчен куркыныч мегаполислар исемлеген берничә факторга нигезләнеп төзегәннәр. Көчләүләр саны, икътисади мөмкинлекләр, хатын-кызларга белем алу мөмкинлеге, ирексезләп кияүгә бирү һ.б. исәпкә алынган.

Исемлекнең дүртенче бачкычында Индия башкаласы - Дели һәм Перу башкаласы – Лима. Мәскәү 16 нчы баскычны алып тора.