Актанышта быел 100 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде

Барысы район буенча бүгенге көнгә 159 бала тууы теркәлгән.

(Актаныш, 17 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы ЗАГС булегендә бүген, 16 октябрь көнне, 100 нче баланы теркәү тантанасы уткәрелде. Бәхетле пар – Эльвара һәм Альберт Маниховлар - мәхәббәт җимешләренә, ике кыздан соң көтеп алынган улларына Даниэль исеме куштылар, дип яза җирле басма.

Район ЗАГС булеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде, аларга Татарстан Президентының шәхси котлау хатын тапшырды. Шулай ук яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш теләп калды.

Барысы район буенча бүгенге көнгә 159 бала тууы теркәлгән.