17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә сәфәр кылды, "Салават күпере" торак комплексында кабат өй туе, Татарстан мөфтие тоткыннар янында булды.

Игорь Шувалов: Татарстан – Сингапур белән багланышлар булдыруда лидер/Россия-Сингапур югары дәрәҗәдә комиссиясенең 8 нче утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов "Ачык инновацияләр" VI халыкара форумының пленар утырышында катнашты/Чара "Сколково" инновацион үзәгендә узды.

Алексей Фролов: Татарстан җылылык белән 100 процентка тәэмин ителгән/Республика йортларның һәм социаль объектларының төп өлешенә җылы бер атна эчендә бирелгән.

Татарстанлылар WorldSkills дөнья чемпионатында кунакларны гөбәдия белән гаҗәпкә калдырды/WorldSkills Abu Dhabi 2017 мәйданчыганда WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли.

Илсур Шәймәрданов: Татарстанда 15 меңнән артык кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ/Паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның күпчелек өлеше - онкологик авырулар.

«Салават Күпере»ндә чираттагы йорт кулланышка тапшырылды/255 гаиләгә яңа фатир ачкычлары бирелде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Пановка тоткыннары белән очрашты/Аның монда беренче тапкыр килүе.

Камал театры “Миркәй белән Айсылу” спектаклен сәхнәгә чыгара/Ноябрь аенда Камал театры гадәттәге премьерасын тәкъдим итә.

Композитор Риф Ильясов вафат/Композитор, Казан музыка колледжы педагогы Риф Ильясовка 75 яшь иде.

"Нефтехимик" хоккей клубы сакчы Роман Граборенко белән килешүне өзде/Белоруссия хоккейчысы карьерасын "Куньлунь Ред Стар" командасында дәвам итәчәк.