Павел Николаев ике ел ТР буенча тикшерү идарәсе белән җитәкчелек итәчәк

Әлегә кадәр ул җитәкче вазифаларын башкаручы булган

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). РФ Президенты Указы нигезендә юстиция полковнигы Павел Николаев 2 елга РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән. Хәзерге вакытка кадәр ул идарә җитәкчесе вазифаларын башкаручы булган, дип хәбәр итә РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.